Татарчалаштырылган программалар | Татарчага тәрҗемә ителгән кушымталар

Бу сайт заманча мәгълүмат-коммуникация технологияләрендә татар телен куллану белән кызыксынган һәркемгә файдалы булачак. Бүгенге көндә мәгълүмат технологияләре, тормышыбызның барлык өлкәләренә дә үтеп кереп, дөньядагы телләрнең һәм мәдәниятләрнең күплеген һәм төрлелеген дә исәпкә алалар. Компьютерлар һәм мобиль җайланмалар хәзер безнең белән инде инглизчә яки русча гына түгел, ә туган телебездә дә “аралашалар”.

Татарстан Республикасының дәүләт теле һәм Татарстанда, Россиядә һәм бөтен дөньяда яшәүче миллионлаган кешенең туган теле буларак, татар теле мәгълүмат технологияләрендә инде күптән үз лаеклы урынын тапкан. Заманча мәгълүматлаштыру һәм элемтә чаралары белән эшләгәндә туган телебезне кулланырга теләгән милләтәшләребезнең саны артканнан-арта бара, чөнки компьютер белән туган телдә аралашканда, сүзләр һәм җөмләләр аңлаешлырак була һәм кеше игътибарны тулысынча үзенең эшләгән эшенә юнәлтә ала.

Шул мөмкинлекләр тормышка ашсын өчен, локализация кулланыла. Бу – программа тәэминатын халыкның яки төбәкнең милли-мәдәни үзенчәлекләренә җайлаштырудан гыйбарәт булган махсус тәрҗемә төре. Локализация барышында милли телдә текст җыю, төзәтү һәм бастырудан алып, интерфейс элементларын, белешмә файлларны һәм башка эчтәлекне тәрҗемә итүгә кадәр мәсьәләләр хәл ителә.

Локализациянең төп максаты – компьютерны кулланучы кешегә чит телдәге сүзләрнең тәрҗемәсе турында түгел, ә үзенең башкарган эше турында гына уйларга мөмкинлек бирү. Әлбәттә, шуның белән мәгълүматны милли телдә саклау, эшкәртү, кабул итү һәм тапшыру мөмкинлеге дә тудырыла, милли телдә укыту, эш кәгазьләрен тутыру, компьютер белән аралашу, нәшрият эшен алып бару бурычлары үтәлә. Теге яки бу программа җирле үзенчәлекләргә яхшырак туры килгән саен, аның конкурентлыкка сәләте дә бермә-бер үсә, кулланучылар саны арта.

Бу мәсьәлә бөтен дөнья буенча сибелеп яшәүче миллионлаган татарлар өчен бик мөһим. Татарча “сөйләшүче” компьютерлар һәм программалар заманча мәгълүмат һәм элемтә технологияләрен милли телебездә уртак даирәдә һәм бердәм стандартлар буенча куллануга юл ача.

Бүгенге көндә күпчелек мәгълүмат системаларында, популяр Интернет ресурсларында һәм кулланучылар өчен программаларда татар телен куллану мөмкинлеге гамәлгә ашырылган булса да, күпләр аның турында белми. Кешеләр еш кына татарча SMS язу, компьютерда татар шрифтын урнаштыру, татарчадан сүзләрне яки текстларны тәрҗемә итү турындагы сорауларына җавап таба алмый. Җәмгыятебездә популяр программалар, сервислар, хәтта уеннарның татарчалаштырылган версияләре белән кызыксыну да арта бара.

Сайтыбызның төп максаты – компьютерларны һәм программа тәэминатын, мобиль җайланмаларны һәм кушымталарны, шулай ук веб-ресурсларны да татарчалаштыру турындагы мәгълүматны бер җирдә туплау.

Кулланучыларыбызны белгәннәре белән уртаклашырга чакырабыз. Яңа бер тәрҗемә ителгән продукт турында белсәгез, безгә хәбәр итегез.

about_us