Тәрҗемәчеләргә | Татарчалаштырылган программалар

Тәрҗемәчеләр өчен мәгълүмат

Нинди дә булса бер продуктның локализациясе — катлаулы һәм күпьяклы эш. Текстларны тәрҗемә итүдән тыш, ул җирле һәм милли стандартларга җайлаштыруны да күздә тота. Локализация барышында түбәндәге көйләүләр башкарыла:

  • дата, вакыт, өлеш саннары һ.б. форматын үзгәртү;
  • алфавит тәртибендәге исемлекләрне дөрес итеп тәртипкә салу;
  • интерфейс элементларын урнаштыру һәм тигезләү;
  • янәшә килүче сүз формаларын үзара яраштыру;
  • милли үзенчәлекләрне исәпкә алу һ.б..

Программаның төрле версияләрен һәм яңартуларын тәрҗемә иткәндә терминология бердәмлеген саклау сыйфатлы локализациянең мөһим бер шарты булып тора. Шулай ук, элегрәк инде тәрҗемә ителгән башка охшаш системаларда һәм кушымталарда кулланыла торган терминнар белән дә мөмкин кадәр тәңгәл булуны тәэмин итәргә кирәк. Бер үк төшенчәләр өчен һәрвакыт бер үк атамалар хезмәт итәргә тиеш. Локальләштерелә торган текстта терминология һәм стильне бердәм итеп саклау махсус сүзлекләр (глоссарийлар), “тәрҗемәләр хәтере” мәгълүмат базалары (translation memory) һәм стиль буенча күрсәтмәләр ярдәмендә башкарыла. Мондый ресурслар операцион система төзүчеләр тарафыннан инде әзерләнгән булырга мөмкин, шуңа күрә локализация алдыннан аларның барлыгын-юклыгын тикшерергә кирәк.Мәсәлән, Microsoft ширкәте төрле телләрдә локализация башкару өчен кирәк булган барлык ресурсларны һәм белешмә материалларны махсус “тел порталында” туплый (http://www.microsoft.com/Language/).

Глоссарий — текстта очрый торган терминнарның аңлатмасы, тәрҗемәсе һәм кулланыш мисаллары урнашкан махсус сүзлек. Мондый сүзлекне автоматлаштырылган тәрҗемә итү системасына кертеп, эшне күпкә тизләтергә һәм бөтен текстта махсус терминнарның бердәм тәрҗемәсен тәэмин итәргә була. Тәрҗемәләр хәтере — тексттагы аерым өлешләрнең (гадәттә, җөмләләр) оригиналы һәм тәрҗемәсе саклана торган мәгълүмат базасы. Аның ярдәмендә кабатлана торган сүзләрне, сүзтезмәләрне һәм җөмләләрне тәрҗемә итеп була. Стиль буенча күрсәтмәләр (ингл. “Style Guide”) дигән махсус документларда грамматика һәм стильгә, төрле типтагы интерфейс элементларын тәрҗемә итүгә кагылышлы һ.б. кагыйдәләр һәм киңәшләр урын ала.

Хәзерге вакытта Microsoft ширкәте продуктлары өчен төзелгән терминология һәм стиль кагыйдәләре чагыштырмача тәртипкә салынган булуы белән аерылып тора. Глоссарийларны, тәрҗемә ителгән юллар базасын һәм стиль буенча күрсәтмәләрне Microsoft тел порталының (http://www.microsoft.com/Language/) “Йөкләүләр” (“Downloads”) бүлегендә табып була. Материалларны йөкләү өчен тиешле категорияне (“Terminology”, “UI translations” яки “Style Guides”) сайлап, исемлектән татар телен сайларга һәм “Download” төймәсенә басарга кирәк.

Татарча компьютер терминологиясе һәм локализация стиле актив үсеш кичерә. Безгә төрле програм продуктлар өчен терминология һәм тел кагыйдәләре белән бәйле фикер-тәкъдимнәрен җибәргән һәркемгә рәхмәтле булачакбыз.