Локализация тарихы | Татарчалаштырылган программалар

Татарча локализация тарихы

1993 елның 1 июлендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Казан дәүләт университетының уртак “Ясалма интеллект (Шәкли фәһем) проблемалары” фәнни-тикшеренү лабораториясе төзелә (фәнни җитәкчесе — проф. Бохараев Р.Г., мөдире доц. Сөләйманов Җ.Ш.). Лаборатория алдында Татарстан Фәннәр академиясенең 2005 елга кадәрге «Татар телен дәүләт теле буларак гамәлгә куюны компьютер ярдәмендә тәэмин итү. Концептуаль-алгоритмик модель» исемле фәнни-гамәли программасы һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен саклау, тикшерү һәм үстерү буенча дәүләт программасы нигезендә компьютер лингвистикасы өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли фәнни-тикшеренү эшләре алып бару максаты куела.

Бу лаборатория татар телен компьютер технологияләрендә гамәлгә кую буенча эксперт оешмасы булып тора (ТР Министрлар кабинетының 1996 елның 9 декабрендә чыккан 1062 номерлы карары).

 

Татарча локализациянең башлангычы

1989-1990

Татар иҗтимагый үзәгенә Бөтендөнья татарлары лигасы президенты Гали Акыш һәм профессор Илдар Идриси тарафыннан бүләк ителгән PS/2 персональ компьютеры һәм LaserJet III принтеры татарчалаштырыла.

1990-1994

Татар хәрефләре ASCII DOS кодлар битенә өстәлә һәм татар теле өчен беренче tatrk һәм rtatk драйверлары төзелә.

Төрле драйверларның үзара ярашуын тәэмин итү өчен конвертор ясала (1995 елга бер-берсе белән ярашмый торган татар драйверларының саны 15-кә җитә; 1996 елда ТР Министрлар кабинеты татар хәрефләрен үз эченә алган ASCII һәм ANSI код битләренең стандартларын раслый).

Майкрософт ширкәтенең Мәскәү бюросы белән килешү нигезендә Windows 3.1, Windows 3.11, Windows 95 һәм Windows 98 операцион системаларының өлешчә нигез локализацияләре (patching — “ямаулык”) башкарыла.

Chiwriter текст редакторы һәм Venture Publisher 2 нәшер итү системасы татарчалаштырыла.

Компьютерда җыелган беренче татар газетасы басылып чыга (ТИҮнең “Милләт” газетасы, татарчалаштырылган PS/2 компьютеры). Шул ук вакытта компьютерда җыела торган “Татар иле” һәм “Казан” газетаслары чыга башлый.

Коръәннең татар телендәге “Ногмани тәфсире” компьютерда җыела (1992).

Арча районы башкарма комитеты рәисе Р.Н.Миңнехановның компьютеры татарчалаштырыла (1993).

1994-2000

Татар теле өчен кирилл графикасы нигезендә экран, клавиатура һәм бастыру драйверлары һәм шрифтлар ясалып, ТР Фәннәр академиясе тарафыннан стандарт буларак тәкъдим ителә. 1996 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының «Татар алфавиты символларын компьютерда куллану өчен кодлаштыру стандартлары турында» исемле 1026 номерлы карары кабул ителә. Кабул ителгән стандартлар Майкрософт ширкәте продуктларында гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, татар теле төрки телләр арасында төрек теленнән соң Windows операцион системасына кертелгән икенче тел була.

Латин графикасы нигезендә дә татар теле өчен драйверлар һәм шрифтлар пакеты әзерләнеп, 2000 елның 27 сентябрендә ТР Министрлар кабинетының 625 номерлы махсус карары кабул ителә.

DOS һәм Windows’95, 98, 2000 операцион системалары өчен генератив морфология нигезендә эшләүче татар текстлары корректоры төзелә.

Татарчалаштыру пакетлары Microsoft Office, ABBYY Fine Reader программалары өчен әзерләнә.

2005 елдан башлап Майкрософт ширкәте продуктларының (Windows XP, Windows Vista, Windows 7, Windows 8, Office кушымталары) тулы татарча локализациясе башкарлыла, ягъни бөтен интерфейс, менюлар (сайлаклар), диалог тәрәзәләре һәм белешмәлекнең зур өлеше тулысынча татар теленә тәрҗемә ителә.

Татарча язылыш тикшерү коралы Office-2007 пакетыннан башлап, Майкрософт ширкәтенең барлык офис кушымталарында стандарт кораллар рәтенә керә.

Матбугаттагы язмалар

«Казан» мәгълүмати үзәге, 1991 ел


«Татарстан», 1993 ел, №5-6

Казанский университет, Татарстан хәбәрләре, 1993 ел

Шәһри Казан, Известия Татарстана, 1994 ел