Балалар китапханәсе | Татарчалаштырылган программалар

Балалар китапханәсе


child-boy-girl-book-sunset-deti-malchik-devochka-dom-krysha


 

Мәгариф сыйфатын үстерү максатын алга куеп эшләнгән «БАЛА» дип аталучы мультимедиалы интерактив китапханә татар телен һәм татар әдәбиятын өйрәнүгә юнәлтелгән.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен әлеге китапханә татар телен үзләштерү, татар әкиятләрен өйрәнү өчен ярдәмлек, татар телендә эшләнгән мультфильмнар иленә юл күрсәтүче.

«БАЛА» китапханәсе татар телен читтән торып өйрәнү өчен дә нәтиҗәле чыганак. Китапханәгә илебезнең һәр төбәгеннән генә түгел, хәтта чит илдә торып та кереп була.

Татар телен өйрәнүдә «БАЛА» китапханәсен кулланып эшләү мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында гына түгел, башлангыч һәм урта сыйныф укучылары арасында да югары бәягә лаек булды.


 

balarf

www.balarf.ru

0

Кушымта теглары

  • Linux 
  • Mac 
  • Windows 
  • Кызыклы ресурслар 
  • ПК