Android операцион системасы өчен татарча- русча сүзлек | Татарчалаштырылган программалар

Android операцион системасы өчен татарча- русча сүзлек


AndroidDictionary

Без Android операцион системасы кулланучылары өчен русча-татарча һәм татарча-русча электрон сүзлек  тәкъдим итәбез.

Бу кушымта татар телен өйрәүчеләргә һәм шул телдә сөйләшергә теләгән кешеләргә булыша.

Бу продукт нинди узенчәлекләргә ия?

  • Мул сүзлек запасы – кушымтада  20000 артык рус теленнән татар теленә тәрҗемә , һәм 12000  артык татар теленнән рус теленә тәрҗемә бар.
  • Мобиль клавиатурада сузләрнең кертүендә авырлыкларны исәпкә алу – сүзне хата белән язсаң да, дөрес тәрҗемәне табып була.
  • Дусларыңа сөйлә – башка кушымталарда булган белмәгән сүзләрне тәрҗемә итегез, сүзнең тәрҗемәсен дусларыгызга сүзлектән үк җибәргез, яки  бер басуга ук күчермә ясагыз.

1 2 3 4

 


 

Әлеге кушымтаны куллану өчен түләү алынмый — сезгә бары тик Google кушымталар кибетенә кереп, әлеге сүзлекне йөкләргә генә кирәк.

gpm

 

 

2

Кушымта теглары

  • Android 
  • Кушымталар 
  • Мобиль җайланма