iOS татар клавиатурасы | Татарчалаштырылган программалар

iOS татар клавиатурасы


Бу нинди продукт?

Сезгә iOS корылмалары өчен татар клавиатурасын тәкъдим итәбез-барлык iOS кушымтасында текстларны татар телендә җыю өчен җайлы корал.

Әлеге продукт нинди мөмкинлекләргә ия?

Продукт татар кирилл хәрефләр тәртибен операцион системага өстәргә мөмкинлек бирүче кушымта булып тора.

Клавиатура алдагы үзенчәлекләргә ия:

  • Рус хәрефләрнең һәм символларның гадәти хәрефләр тәртибе сакланып калган( татар хәрефләре санакның гадәти клавиатурасында кебек урнашкан(ц-ө, щ-ә…);( гади “төймәле” клавиатурада кебек);
  • iOS стандарт клавиатураның функцияләрен үти(баш хәреф ноктадан соң, ноктаны буш арага икеләтә басудан соң кую, хәзерге вакытта басылган төймә чагылышы, «shift» клавишасына икеләтә басу «caps lock» функциясын барлыкка китерә)

1

 

Хәрефләр тәртибенең үзенчәлеге:

Клавиатура һәм хәрефләр тәртибе хакында кулланучы фикерләрен исәпкә алганнан соң , клавиатурага хәрефләр тәртибенең өч төрле варианты кертелде:

  1. «Windows» хәрефләр тәртибе — бу операцион системага гадәтләнгән хәрефләр тәртибенә нигезләнгән.
    Ө, ә, ң, җ хәрефләре шунда ук чагыла, җитмәгән рус символларны кертү өчен туры килгән татар хәрефләрен озак басырга кирәк ө-ц, ә-щ, ң-ж, җ-ь.
    Татар “һ”ны язу өчен “й”, ә “ү”не язу өчен “х”хәрефләренә озак басырга кирәк.
  2. «Analog» хәрефләр тәртибе — язылу буенча охшаш булган рус һәм татар хәрефләрне берләштерүгә нигезләнгән тәртип.
    Татар хәрефләрен язу өчен язылыш буенча охшаш булган рус символларына басырга кирәк: «у»-«ү», «х»-«һ», «э»-«ә», «н»-«ң», «ж»-«җ», «о»-«ө».
  3. «Other» хәрефләр тәртибе кулланучылар теләкләренә нигезләнгән.
    Монда алдагы клавиша берләшмәсе кулланыла:  «ө»-«ц», «е»-«ё», «ш»-«щ», «ә»-«э», «х»-«һ», «җ»-«ж», «ь»-«ю»-«ъ»

Ничек итеп кулланырга?

Корылмага тулысынча керәрлексез эшли. Сезгә iOS 8.1 һәм югарырак юрамаларын куллана торганыгызны тикшерергә кирәк.

Кушымта бушлай тарала, аны күчереп алу өчен Apple кушымталарының кибетенә кереп, урнаштырырга һәм кушымтаның аңлтмасын укырга кирәк.

 

appstore

4

Кушымта теглары

  • iOS 
  • Кушымталар 
  • Мобиль җайланма