Әлеге уку әсбабы аша сез төбәк халкы, аның шөгыле һәм яшәү рәвеше ничек үзгәргәнен, матди һәм рухи кыйммәтләрнең нәрсәгә нигезләнеп төзелгәнен, күрше халыкларның үзара дус яшәвенә һәм милләтләрнең тыгыз мөнәсәбәтенә ничек ирешелгәнлекне белә алырсыз.
«Татарстан Республикасының электрон атласы» — заманча электрон белем бирү ресурсы. Ул үзенә иң борынгы чорлардан башлап, бүгенге көнгә кадәр булган һәм хронологик тәртиптә системага салынган тарихи карталар җыелмасын туплаган. Һәр бүлек аңлатма тексты, төп чыганаклардан алынган цитаталар һәм иллюстрацияләр белән баетылган. Шулай ук ул контур карталар белән тулыландырылган. Алар ярдәмендә сез тарих буенча белемегезне тикшерә аласыз.
Өйрәнелә торган мәгълүматларга караган 200 уникаль сурәт бирелгән.
Контурлы карталар кулланылышта булган теләсә кайсы дәреслек өчен уку-укыту буенча методик кулланма булып тора алалар.
Электрон атлас татар халкы һәм Татарстанның бай тарихын күзалларга, Татарстанда яшәүче халыкларның уңышларын, мәдәният һәм цивилизацияләрнең үзара тәэсирен өйрәнергә мөмкинлек бирә.