Тиз.яз клавиатурасы –татар телендә сөйләшүче кулланучылар өчен уңайлы чишелеш. Тиз.яз клавиатурасы ярдәмендә сез татар телендә хатлар яза аласыз,ә акыллы сүзлек сезгә күп вакытыгызны экономияләргә булышачак!Клавиатура үз эченә татар кириллицасында язар өчен җайлаштырылган төймәләрне ала.
Әлеге продукт нинди мөмкинлекләргә ия?
- татар,рус,инглиз телләрендә язу мөмкинлеге
- татар теле өчен яңа хәрефләр тәртибе
Эш дәверендә авторлар татарча символларны кертү уңайлылыклары өстендә уйладылар,шуның өчен тиз. яз клавиатурасындагы язу тәртибе “төймәле клавиатура” язу вариантыннан аерыла.
- теләсәнинди типтагы җиһазлар өчен көйләүләрнең сыгылмалылыгы. Һич тә шикләнмәгез, әлеге клавиатура сезнең планшетыгызда, смартфоннарыгызда һәм башка гаджетларыгызда эшләячәк
Предиктив кертү системасын аерым искәртеп узарга кирәк.
Предиктив кертү системасы
Клавиатурага Предиктив кертү системасы җайлаштырылган. Ул язарга теләгән сүзегезне алдан ук сизә ала.Шул сәбәпле,хат язу өчен вакыт экономияләнә һәм сез хәрефләрне язып утырганчы, игътибарыгызны башка кирәклерәк эшегезгә юнәлтә аласыз.
Мәсьәлән, “хәе” сүзен язган очракта, клавиатура “хәерле” сүзен тәкъдим итәчәк:
Әлеге мөмкинлек сүзләр белән генә түгел, сүзтезмәләр белән эшлэгэндә дә ярдәм итә ала:
Продуктны куллану шартлары бик җиңел. Кушымтаны күчереп алу бушлай. Сезгә Google кушымталар кибетенә керергә,аны утыртырга һәм күрсәтмәләргә ияреп барырга кирәк.
ТР ФА «Гамәли семиотика» ФТИ тарафыннан ясалган.
[/vc_column_text][/vc_column][/vc_row]